Район үзәгеннән ерак урнашкан авылларда яшәүчеләр хастаханәгә барып җитү зур проблема. Акция вакытында квалификацияле белгечләр үзләре заманча аппаратура һәм җайланмалар белән авылларга киләләр. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, аларның муниципалитетка килүләре даими була башлады.
— "Сәламәтлек поездының" килүе авыл халкы өчен бик кирәкле эш дип саныйм. Беркая да бармыйча, анализларның киң спектрын тапшырырга, кирәкле диагностик тикшерү узарга мөмкин. Белгечләрнең игътибарлы мөнәсәбәте, табибларның пациентлар белән яхшы мөгамәләсе ошый", — дип билгеләп үтте хаклы ялдагы Нина ГРИГОРЬЕВА.
Юлай НИЗАЕВ.
Фото: Белокатай районы хакимияте.