Башкортстанда Русия Президенты Владимир Путин фәрманы белән булдырылган "Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм" милли проекты кысаларында авыл хуҗалыгы кооперативларына дәүләт ярдәме системасы актив эшли.
Кооперативлар грантлар алуга һәм чыгымнарның бер өлешен каплауга дәгъва итә алалар. Мәчетле районында «Урарту» авыл хуҗалыгы кулланучылар сату кооперативы сөт эшкәртү, сырлар һәм сөт продукциясе җитештерү белән шөгыльләнә. Предприятие чималны Мәчетле һәм Белокатай районнарында яшәүчеләрдән җыя. Бүгенге көндә авыл хуҗалыгы кооперативы 20 сорт сыр, әче сөт продуктлары, шулай ук май чыгара. 2022 һәм 2023 елларда кооператив эре мөгезле терлекләр сатып алу чыгымнарын каплауга, шулай ук СППСК әгъзаларыннан сөт сатып алуга 7,3 млн сумнан артык субсидия алган.
Юлай НИЗАЕВ әзерләде.
Фото: БР Авыл хуҗалыгы министрлыгы.