Амбулатория пациентларны кабул итә инде. Модуль тибындагы бер катлы бинада медицина ярдәме районның 25 торак пунктында яшәүчеләргә бирелә. Бу ике меңгә якын кеше, шуларның 675 — балалар. Заманча җиһазлар һәм киңәйтелгән медицина мөмкинлекләре җирле халык өчен бик кулай.
Яңа бинада якты, иркен һәм уңайлы. Ул медицина ярдәме күрсәтүнең заманча таләпләренә туры килә. Биредә регистратура, кабул итү кабинетлары, шулай ук процедура, карау, прививка ясату бүлмәләре, медикаментлар саклау бүлмәсе, көндезге стационар бар. Амбулатория заманча медицина җиһазлары белән тәэмин ителгән.
«Өмет» өчен Юлай НИЗАЕВ әзерләде.
Фото: Караидел районы хакимияте.