Барлык яңалыклар
Милли проектлар
21 сентябрь , 08:34

Чакмагышның Балалар китапханәсендә «Матур сөйләм сәнгате» мастер-классы узды

Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча булдырылган «Мәдәният» милли проектының «Мәдәни мохит» федераль проекты һәм «Пушкин картасы» федераль программасы кысаларында Чакмагыш авылының балалар модель китапханәсендә укучылар өчен «Матур сөйләм сәнгате» мастер-классы оештырылды.

Чакмагышның Балалар китапханәсендә «Матур сөйләм сәнгате» мастер-классы узды
Чакмагышның Балалар китапханәсендә «Матур сөйләм сәнгате» мастер-классы узды

Китапханәче һәр кеше тормышында ораторлык сәнгатенең нинди мөһим роль уйнавы, аның башка авторларның әсәрләрен аңларга һәм анализларга ничек ярдәм итүе турында сөйләде. Балалар иҗат үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Ләйсән Әхмәдиева белән бергә балалар практик күнегүләр ясадылар, алар чыгышлар ясау тәҗрибәсе тупларга һәм алган белемнәрен практикада кулланырга өйрәттеләр.

— Бүген балалар ораторлык сәнгате турында бик күп кызыклы нәрсәләр белделәр, матур сөйләм техникасын үзләштерделәр, аудиториянең игътибарын саклап калу, дөрес сулау һәм матур тавыш белән сөйләшү осталыгына ия булдылар, — диде баш китапханәче Илмира Шәфыйкова.

 

Юлай НИЗАЕВ әзерләде.

Фото: Чакмагыш районы хакимияте тәкъдим итте.

Чакмагышның Балалар китапханәсендә «Матур сөйләм сәнгате» мастер-классы узды
Чакмагышның Балалар китапханәсендә «Матур сөйләм сәнгате» мастер-классы узды
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас: