Барлык яңалыклар
Милли проектлар
15 сентябрь , 10:40

Бөре шәһәреннән туристлар өзелми

Бөре шәһәренә туристлар һәрвакыт күпләп килә, бирегә төрле программалар нигезендә сәяхәтләр дә еш кына оештырыла. Хәзер исә шәһәрнең туристлык кодын проектлау, үстерү кысаларында тагы матур яңгырашлар көтелә.

Бөре шәһәреннән туристлар өзелми
Бөре шәһәреннән туристлар өзелми

Шәһәр үзәгенең туристлык кодын проектлау программаларына дәүләт ярдәменә субсидияләр бирү буенча конкурста сайлап алу тәмамланды. Бәйгенең җиңүчесе итеп Бөре шәһәре билгеләнде. Ил Президенты Владимир Путин булдырган «Туризм һәм кунакчыллык индустриясе» милли проекты буенча шәһәргә 20,2 млн сум бүлеп бирелгән.

— Бөре шәһәренең туристик коды буенча проектны тормышка ашыру халыкның һәм туристларның ял итү сыйфатын яхшыртырга гына түгел, ә бизнес үсешенә, төрле продукция сатуның яңа нокталары барлыкка килүгә дә ярдәм итәчәк, — диде Башкортстан Республикасы Эшмәкәрлек һәм туризм министры вазыйфаларын башкаручы Зөһрә Гордиенко.

Проект үз эченә урам навигациясен төзекләндерүне, туристлык-мәгълүмат үзәге булдыруны, мәгълүмат стендлары һәм реклама-мәгълүмат конструкцияләрен ала. Шулай ук арт-объектлар, яктылык инсталляцияләре, мәйданчыклар төрле чаралар үткәрү өчен тиешенчә җиһазландырылачак.

 

Юлай НИЗАЕВ.

Фото: Башкортстан Республикасы Эшкуарлык һәм туризм министрлыгы

Бөре шәһәреннән туристлар өзелми
Бөре шәһәреннән туристлар өзелми
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас: