Тәтешле районының Югары Тәтешле авылындагы «Планета — спорт» спорт савыктыру комплексында, Русия Президенты Владимир Путин тарафынннан булдырылган «Демография» милли проектын бурычлары һәм максатларына туры килгән «Спорт — тормыш нормасы» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында муниципалитетның авыл җирлекләре, предприятиеләре, оешмалары һәм учреждениеләре командалары арасында XXII авыл спорт уеннары кысаларында йөзү буенча район чемпионаты оештырылды.
Авыл җирлекләре, предприятиеләр, оешмалар һәм учреждениеләр командаларының спорт чараларында катнашуы тәтешлеләр өчен традициягә әверелде. Ярышларда барлыгы 10 җыелма команда катнашты. Аларның максаты 25 метрны теләсә нинди стильдә йөзеп чыгу иде. Ярышлар дустанә атмосферада узды, анда катнашучылар өчен җиңүгә караганда аралашу мөмкинлеге мөһимрәк иде.
Җиңүчеләргә һәм призерларга медальләр, грамоталар һәм бассейнга абонементлар тапшырылды. Чараны оештыручылар барлык теләүчеләрне мондый ярышларда актив катнашырга чакыра. «Демография» илкүләм проектының «Спорт — тормыш нормасы» федераль проекты ярдәмендә Тәтешле районы халкының актив һәм сәламәт яшәү рәвеше өчен мөмкинлекләре елдан-ел арта бара.
«Өмет» сайты өчен Юлай Низаев әзерләде.
Фото: Тәтешле районы хакимияте.