Хәзер укучылар заманча технологияләр ярдәмендә биредә физика, химия һәм биологияне өйрәнә, робототехника нигезләрен үзләштерә, профильле фәннәр буенча өстәмә белемнәр алу мөмкинлегенә ия. Бу максатлар өчен мәктәпкә ноутбуклар, физика һәм химия буенча цифрлы лабораторияләр, робот техникасы буенча җыелмалар, башка махсус җиһазлар һәм кирәкле материаллар сатып алынды. Мәктәп администрациясе «Үсеш нокталары» урнашкан кабинетларга косметик ремонт үткәрде.
"Авыл җирлегендә балаларның шундый яхшы мөмкинлеге булуына бик шатмын - шәһәр укучылары белән беррәттән белем алу, ниндидер яңа нәрсәләр белү һәм үзләрен төрле өлкәләрдә сынап карау. Калтай авылы укучыларына укуларында уңышлар телим, бу "Үсеш ноктасы" сезнең өчен алга таба да уңышларга ирешер өчен этәргеч булсын!", - дип билгеләп үтте Кушнаренко районы администрациясе башлыгы Марат Латыйпов.
Шундый ук табигый-фәнни һәм технологик юнәлештәге үзәкләр быел Карача-Елга һәм Бакай мәктәпләрендә ачыла. Ә гомумән, мондый үзәкләр Кушнаренко районында алар 10 инде.
Юлай Низаев әзерләде.
Фото: Кушнаренко районы хакимияте