Ишембай районында яңа табиб амбулаториясе алты авыл халкын хезмәтләндерәчәк.
Ул тиздән Колгона авылында ачылачак. БР сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, амбулатория төзелеше «Сәламәтлек саклау» милли проектының «Беренчел звеноны модернизацияләү» программасын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә мөмкин булды.
Табиб амбулаториясе, Колгона халкыннан тыш, алты авылга медицина ярдәме күрсәтәчәк. Биредә барлыгы 1000нән артык кеше яши, шуларның 186сы балалар. Пациентларның сәламәтлеге сагында табиб-терапевт, табиб-педиатр һәм фельдшер торачак.