Барлык яңалыклар
Милли проектлар
24 август , 09:49

Башкортстан ат асраучылары 5 ел эчендә 300 млн сум грант алган

Башкортстанда РФ Президенты Владимир Путин тарафынннан булдырылган «Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм» милли проекты бик уңышлы гамәлгә ашырыла.

Башкортстан ат асраучылары 5 ел эчендә 300 млн сум грант алган
Башкортстан ат асраучылары 5 ел эчендә 300 млн сум грант алган

Аның төп максатларының берсе — кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларын, шул исәптән авыл хуҗалыгы тармагын үстерү. 

 

Башкортстан Республикасы Ат үрчетүчеләре 5 ел эчендә (2019 елдан 2023 елга кадәр) 300 млн сумнан артык грант откан. «Агростартап», «Гаилә фермасы» һәм «Агротуризм» федераль грант программаларында актив катнашу нәтиҗәсендә ат үрчетүне үстерүче 76 авыл эшкуары дәүләт ярдәменә ия булды.

 

— Бүгенге көндә Башкортстан ат үрчетүчеләренә авыл хуҗалыгына каралган барлык ярдәм чаралары да диярлек ачык. Бу ташламалы кредитлар, техникага, ашлыкка, сөткә субсидияләр һәм грантлар, — диде БР Хөкүмәте Премьер – министры урынбасары-Авыл хуҗалыгы министры Илшат Фәйзрахманов.

 

Федераль,төбәк программалары һәм Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров ярдәме белән төбәкнең агросәнәгать секторында эшмәкәрлек актив үсә.

 

2019-2023 елларда Башкортстан агросәнәгать комплексында кече эшмәкәрлек субъектларын үстерүгә 3 млрд 312 млн сумлык дәүләт ярдәме җибәрелгән. 552 эш урыны булдырылган. Агымдагы елда бу максатларга 422 млн сумнан артык акча бүлеп бирү каралган, 100 эш урыны булдыру планлаштырыла.

 

Башкортстан атлар саны буенча илдә икенче урында тора (128 мең баш), кымыз җитештерү буенча лидер. Һәм бу тенденция 15 ел дәвамында саклана.

Фото: Башкортстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы

Башкортстан ат асраучылары 5 ел эчендә 300 млн сум грант алган
Башкортстан ат асраучылары 5 ел эчендә 300 млн сум грант алган
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас: