Барлык яңалыклар
Милли проектлар
18 август , 09:03

Дүртөйледә глэмпинг ачуны ниятлиләр

Дүртөйле районы хакимиятендә Русия Президенты Владимир Путинның фәрманы белән булдырылган «Кече, урта һәм шәхси эшмәкәрлекк инициативасына ярдәм» милли проекты кысаларында чираттагы «Эшмәкәрлек сәгате» узды.    

Дүртөйледә глэмпинг ачуны ниятлиләр
Дүртөйледә глэмпинг ачуны ниятлиләр

Милек ярдәме сорап яшь кешеләр мөрәҗәгать итте. Аларның планнарында ял итү урыннарын оештыру — глэмпинг ачу.

Глэмпингларда ял итү туристларда елдан-ел зур популярлык ала. Глэмпинглар ерак матур урыннарга сәяхәт итәргә мөмкинлек бирә, кунакларга онытылмаслык хис-кичерешләр һәм шәһәр уңайлылыгы тоярга мөмкинлек тәкъдим итә. Мондый форматка эшмәкәрләр ягыннан да кызыксыну актив үсә.

«Кунакханәләрдән аермалы буларак, глэмпингларның өстенлеге шунда ки, кунаклар саф һава, табигать белән бердәмлек, таң атулар һәм кояш батулар, учак янында утырулар, урман буйлап йөрүләр һәм сулыкларда коенулар, ягъни табигать белән бердәмлекнең максималь дәрәҗәсе белән ләззәтләнәләр», — дип уртаклаштылар очрашуда катнашучылар.

Туристларга яшәүдән тыш, кагыйдә буларак, хезмәтләрнең киң җыелмасы да тәкъдим ителә: велосипедлар, квадроцикллар һәм башка инвентарьләр прокаты, мунчада һәм фурако мичкәләрендә парлау, корпоратив чаралар һәм башка бик күп кызыктырырлык әйберләр.

Фото: Дүртөйле районы хакимияте.

«Өмет» өчен Юлай Низаев әзерләде.

 

Дүртөйледә глэмпинг ачуны ниятлиләр
Дүртөйледә глэмпинг ачуны ниятлиләр
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас: