Барлык яңалыклар
Милли проектлар
17 август 2024, 08:41

Авылларыбыз сәламәт булсын: Әхмәттә «Сәламәтлек поезды»

Кушнаренко районының Әхмәт авылында «Сәламәтлек поезды» булды. Әйтергә кирәк, аның эшчәнлеге — Русия Президенты Владимир Путин фәрманы белән булдырылган «Сәламәтлек саклау» милли проекты нигезендә оештырылган. 

Авылларыбыз сәламәт булсын: Әхмәттә «Сәламәтлек поезды»
Авылларыбыз сәламәт булсын: Әхмәттә «Сәламәтлек поезды»

«Сәламәтлек поездына» бушлай тикшеренүгә биредә яшәүчеләр генә түгел, якындагы авыллардан кешеләр дә килгән иде. Иртә таңнан авыл халкы җирле амбулатория янына җыелды, аның янында мобиль лабораторияләр тукталды. «Сәламәтлек поездында» терапевт, онколог, эндокринолог, гинеколог, кардиолог һәм башка белгечләр килгән. Пациентларны республика хастаханәләре табиблары район белгечләре белән берлектә кабул итте. Флюорография, маммография, ЭКГ, УЗИ узу һәм анализлар тапшыру мөмкинлеге булды монда.

Тикшеренү өчен алдан язылу таләп ителми, иң мөһиме – үзең белән документлар булу гына шарт. Башта табиблар карта рәсмиләштерәләр, кешенең нинди белгечләргә мөрәҗәгать итәргә теләвен язалар. Кайбер белгечләр пациентларны җирле фельдшер-акушерлык амбулаториясе кабинетларында да кабул иткән.

— Белгечләрнең килүе бик яхшы. Район үзәгенә күпләрнең барырга мөмкинлеге юк, ә монда, кем әйтмешли, диварлар да ярдәм итә, чөнки медицина ярдәмен өйдә алу яхшырак. Без барыбыз да мондый кунакларга шат, — диләр пациентлар. 

Сыйфатлы медицина ярдәме ерак торак пунктларда яшәүчеләргә мөмкин була бара. Авыл җирендә пенсия яшендәге, яшьләренә бәйле авырулары булган пациентлар яши. Табиблар һәр пациентны күпме таләп ителсә, шулкадәр тикшерделәр, һәркайсына нинди белгечләргә барырга, нәрсә кабул итәргә, ничек дәваланырга кирәклеге турында киңәшләр бирделәр. Кирәк булганда район һәм Республика медицина учреждениеләренә госпитализациягә юллама язалар.

— Проект ерак һәм барып җитү авыр булган авыллар һәм җирлекләр өчен медицина ярдәменнән файдалану мөмкинлеген арттыру өчен зур потенциалга ия. Заманча медицина җиһазлары белән җиһазландырылган күчмә медицина комплексы идеясе стационар медицина учреждениеләре булмаган яки барып җитү авыр булган урыннарда тикшеренүләр үткәрергә һәм беренчел медицина ярдәме күрсәтергә мөмкинлек бирә, - дип билгеләп үтте Әхмәт авыл Советы башлыгы Зилә Ялаева.

Фото: БР Кушнаренко районы хакимияте

Авылларыбыз сәламәт булсын: Әхмәттә «Сәламәтлек поезды»
Авылларыбыз сәламәт булсын: Әхмәттә «Сәламәтлек поезды»
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас: