Барлык яңалыклар
Милли проектлар
15 август 2024, 10:09

Солы Пакистанга китте

Озатабыз, җәмәгать, озатабыз...

https://102.fsvps.gov.ru
https://102.fsvps.gov.ru

Федоровка районы авыл хуҗалыгы предприятиесе Пакистанга 110 тонна азык-төлек солысы экспортлаган, дип хәбәр иттеләр Россельхознадзорның төбәк буенча идарәсендә.

“Тикшерүләр нәтиҗәләре буенча куркыныч карантин организмнар ачыкланмаган. Солы импортлаучы ил таләпләренә туры килә”, – диләр ведомство хезмәткәрләре.

Исегезгә төшерәбез, “Лаеклы һәм нәтиҗәле хезмәт һәм уңышлы эшкуарлык” милли максаты кысаларында ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Халыкара кооперация һәм экспорт” милли проекты гамәлгә ашырыла. Аның максаты – 2030 елга энергетика булмаган чимал товарлары экспортын 2020 ел белән чагыштырганда 70 проценттан да күбрәккә арттыру.

 

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: