Барлык яңалыклар
Милли проектлар
11 август , 09:49

Халык ихтыяҗларын кайгыртып

Башкортстанда медицина үсешенә шактый зур игътибар бүленә.

Халык ихтыяҗларын кайгыртып
Халык ихтыяҗларын кайгыртып

Яңавыл районының берьюлы ике торак пунктында модульле яңа фельдшер-акушерлык пунктлары ачылды. Объектлар төзелеше, ил Президенты Владимир Путин тарафыннан булдырылган «Сәламәтлек саклау» милли проектының беренчел звеносын модернизацияләү программасын гамәлгә ашыру кысаларында башкарылды.

Иске Кодаш һәм Иске Артаул авылларында яшәүчеләр өчен бу вакыйга чын бәйрәмгә әверелде.

«Яңа медпунктлар безнең өчен зур шатлык. Ярдәм якында, өйдән ерак түгел булганда, үзеңне күпкә яхшырак хис итәсең. Артык мәшәкатьсез генә сәламәтлегеңне кайгыртып була: дәвалану буенча консультацияләр алырга, тиешле процедуралар һәм тикшеренүләр узарга», - ди авыл халкы куанычларын яшермичә.

Модульле ФАПлар җиһазландыру стандартларына тулысынча туры килә, медицина җиһазлары һәм мебель белән тәэмин ителгән. Аларда фельдшерлык, акушерлык, балалар һәм процедура кабинетлары, шулай ук санитария-көнкүреш бүлмәләре бар. Халыкның аз хәрәкәтчән 

«ФАПларда килүчеләр өчен генә уңайлы шартлар тудырылмаган. Фельдшер эше дә уйланылган. Кабинетлар оператив мәгълүматлар алмашу өчен заманча технологияләр белән җиһазландырылган, телемедицина консультацияләрен онлайн режимда уздыру мөмкинлеге бар. Бу уңайлыклар пациентларга тиз һәм сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтергә ярдәм итәчәк», — дип билгеләп үтә Яңавыл үзәк район хастаханәсенең баш табибы Тимур Мадьяров.

Яңавыл районы территориясендә барлыгы 18 модульле ФАП эшли. Арытаба тагын өч модульле объект ачу планлаштырыла.

Фото: Яңавыл районы хакимияте.

Халык ихтыяҗларын кайгыртып
Халык ихтыяҗларын кайгыртып
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас: