Башкортстанның Хәйбулла районы авыл хуҗалыгы предприятиесе Казахстанга 75 тонна киптерелгән чикләвек экспортлаган.
Бу – Якын Көнчыгыш өчен традицион кузаклы культура. Россельхознадзорның төбәк буенча идарәсеннән хәбәр итүләренчә, “төрек борчагы” сынау лабораториясендә экспертиза узган. Аңарда карантинлы зарарлы организмнар ачыкланмаган, ул импортер ил таләпләренә тулысынча туры килгән.
Исегезгә төшерәбез, ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Халыкара кооперация һәм экспорт” милли проектының максаты – 2030 елга чимал булмаган товарлар экспортын 2020 ел белән чагыштырганда 70 проценттан да ким булмаган дәрәҗәдә үстерү.