Республикада агросәнәгать комплексыннан экспорт буенча төбәк проекты гамәлгә ашырыла. Республикада туңдырма җитештерүче иң эре оешма – «Башкорт туңдырмасы» компаниясе агымдагы елның беренче яртыеллыгында 2 мең тонна салкын тәм-томнар җитештергән, бу 25 млн данә тирәсе. Үсеш 2% артык тәшкил итте.
«Башкорт туңдырмасы» продукциясенең төп күләме Башкортстанда сатыла (62%). Моннан тыш, башкорт туңдырмасына чит илләрдә дә ихтыяҗ бар.
Компаниядә сөйләүләренчә, беренче яртыеллыкта Казахстанга 21 тонна сөт продукты экспортланган. Тиздән салкын десертны Үзбәкстанга озата алачаклар, киләчәктә тәмле һәм ифрат сыйфатлы туңдырма Таиланд, Вьетнам һәм Кытай базарларында пәйда булачак. Компания Башкортстанда өстенлекле дип танылган масштаблы инвестицион проектны гамәлгә ашыра. Инвестпроектның 900 млн сумнан артык бәяле беренче этабы гамәлгә ашырылды инде. Инвестпроектны тулысынча гамәлгә ашыру 2025 елга туңдырма җитештерүне елына 10 мең тоннага кадәр арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Шулай ук компаниядә Русиядә туңдырма җитештерүчеләрнең «Топ-10» керергә планлаштыралар.
Фото: БР Авыл хуҗалыгы министрлыгы