Барлык яңалыклар
Милли проектлар
3 август 2024, 10:43

Бакалының матурлыгына сокланып туймаслык

Бакалы районы үзәгендә урнашкан «Западный» паркы халыкның яраткан урынына әверелгән, диләр.

Бакалының матурлыгына сокланып туймаслык
Бакалының матурлыгына сокланып туймаслык

Берничә ел эчендә буш кырда булдырылган парк – барлык яшьтәге кешеләрне җәлеп итүнең төп нокталарының берсе икән. Социаль киңлектә җәмәгатьчелекнең тавыш бирүләре йомгаклары буенча Русия Президенты Владимир Путин указы нигезендә барган «Торак һәм шәһәр мохите» милли проектының «Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру» Федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында 2020 елдан башлап эшләр алып барыла.

Беренче этапта паркта асфальт-бетон юллар ясалды, эскәмияләр һәм чүп-чар өчен урналар урнаштырылды. 2021 елда территориядә асфальт-бетон өслекле һәм тротуар плитәләре салынган юллар төзү эшләре дәвам итте, автостоянка төзеделәр, яктырткыч фонарьлар, видеокүзәтү камералары урнаштырдылар, паркны кече архитектура формалары белән бизәделәр.

2022 елны исә паркта брусчаткадан түшәлгән аллея булдырганнар, территорияне яшелләндергәннәр, беседкалар урнаштырганнар һәм җәмәгать киңлеген бизәүне дәвам иткәннәр.

Проект кысаларында узган елда паркның бер өлешен төзекләндерделәр һәм асфальт-бетон түшәлгән җирдә сәүдә мәйданчыгын яктырту, яшелләндерү һәм павильоннар урнаштыру эшләре башкарылды. Агымдагы елда ук балалар һәм спорт мәйданчыкларын резина белән каплап, кече архитектура формаларын урнаштыру буенча эшләр башкарылачак. Территориягә халыктан инде, әлбәттә, ихтыяҗ зур: иртәдән кичкә кадәр биредә скандинавия йөреше, тренажерлар белән шөгыльләнүче кешеләрне күрергә була, балалар мәйданчыкта йөри, физкультура белән шөгыльләнә, велосипедта, роликларда, самокатларда җилдерә. 

Фото: Башкортстан Республикасы торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгы

Бакалының матурлыгына сокланып туймаслык
Бакалының матурлыгына сокланып туймаслык
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас: