Милли проектлар
2 август 2024, 06:30

Радий Хәбиров: “Монда – фән, мәдәният, тарих кушылмасы”

Музей комплексын ачу Шүлгәнташка туристлар агымын бермә-бер арттырды

Радий Хәбиров: “Монда – фән, мәдәният, тарих кушылмасы”Радий Хәбиров: “Монда – фән, мәдәният, тарих кушылмасы”
Радий Хәбиров: “Монда – фән, мәдәният, тарих кушылмасы”

Башкортстан табигате кемнәрне генә сокландырмый икән. Чит төбәкләрдән килгәннәр аның матурлыгына гашыйк булып, хәйран калып китә. Әмма заман кешесенә кыргый матурлык кына җитми. Шул күркәм урыннарга машинада җилдереп барыр яхшы юллар, рәхәтләнеп ял итәр, күңел ачар, ашар, йоклар өчен бөтен уңайлыклары тудырылган шартлар кирәк. Менә шул сервис дигәне озак еллар дәвамында аксый килде бездә. Ходай биргән шушы матурлыкны республика, аның халкы мәнфәгатенә файдалана белмәвебезнең күңелсез мисалы иде бу. Дөресрәге, эчке туризмны үстерүгә дәүләтчә караш булмау бәласе.

Республика Башлыгы вазифасында эшли башлагач та Радий Хәбиров моңа җитди игътибарын юнәлтте. Эчке туризмны критик хәлдә дип бәяләде ул һәм мәсьәләне чишү өчен хөкүмәт дәрәҗәсендә комплекслы чаралар эшләргә кушты. Аның боерыгы нигезендә эчке туризм белән шөгыльләнгән компанияләргә грантлар, субсидияләр, салым льготалары кертелде. Хәстәрлекнең уңай нәтиҗәләре үзен озак көттермәде: табигать һәйкәлләре янында, елга, күл ярларының матур урыннарында бөтен уңайлыклар тудырылган ял базалары, глэмпинглар калкып чыкты, аларга илтер юллар тәртипкә китерелде. Шул юллар буенда уңайлы тукталышлар, кафелар, мотельләр пәйда булды. Саннар теле белән әйтсәк, 2023 елда илебезнең эре инвесторлары бездәге туризм тармагына 1,5 миллиард сум акча салган. Һәм туристлар Башкортстанга ябырылды. Соңгы ике-өч елда республикабыз туристлар агымы кискен арткан төбәкләр рәтенә басты – 2 миллионнан артык кеше килгән безгә.
Урал аръягы районнарына еш йөргән кеше буларак, бу үзгәрешләрне мин аеруча ачык тоям. Әле күптән түгел Бөрҗән якларына кылган сәяхәтем бу тәссоратларымны тагын яңартты. Бөрҗәннең йөзек кашы саналган Шүлгәнташны моннан җиде ел элек барып күргән идем. Эре ташлар түшәлгән юл. Мәгарәгә җиткәнче салынган берничә йорт, кибет, палаткалар хәтергә уелып калган. Бу хакта танышым, биредә яшәүче Хәмит Байгускаровка әйткәч, ихлас елмайды.
– Күптән булмаганлыгың күренеп тора. Хәзер Шүлгәнташны танырлык түгел. Анда зур музей комплексы бар хәзер. Хәер, сөйләп кенә аңлатып бетәрлек түгел, әйдә, барып күр, – дип Шүлгәнташка алып китте.
Матур урыннарда фотога төшә-төшә ничек тиз килеп җитүебезне сизми дә калдым. Теге эре ташларның эзе дә юк, район үзәге Иске Собханголдан Шүлгәнгә кадәр тип-тигез асфальт юл хәзер.
Комплекс үзе дә танымаслык булып үзгәргән. Төрле зурлыктагы өйләрдән, кибетләрдән, музейлардан, кафе-кунакханәләрдән торган шәһәрчек барлыкка килгән. Шулар арасында зурлыгы, заманча архитектурасы белән аерылып торганы – Шүлгәнташ музее икән.
Гадәттә, Шүлгәнташ мәгарәсенә сәяхәт кылгач, янында гына Агыйделдә су коенып чыгасың. Әмма бертуктаусыз яуган яңгырлардан Агыйдел язгы ташкындагыдай ярларына сыймый ургылып ага иде. Су керергә кыюлык җитмәде. Аның каравы, зур кинәнеч белән яңа музейны карарга юнәлдем. Ишектән эчкә үткәч тә сискәнеп киттем: гүя мин музейга түгел, ә кабат Шүлгәнташ мәгарәсенең үзенә кердем. Шундый ук фон, ярымкараңгылык.
Иң тәүдә миллион еллар элек җирнең ничек яралуы, анда ничек тереклек барлыкка килүе, кешелек тарихы белән танышасың. Кешелек эволюциясенә байкау ясала. Экраннардагы сурәтләр, видеофильмнар экскурсовод сөйләгәннәрне тулыландырып бара.
Әлбәттә, музейның төп экспонаты – мәгарәдәге кыяга төшерелгән борынгы рәсемнәр күчермәсенең җыелмасы. Төп-төгәл, бермә-бер зурлыкта, оригиналыннан берничек тә аерылмый төсле алар. Мәгарәне тикшергән галимнәрнең, археологларның нинди шартларда эшләгәнлекләрен чагылдырган экспозицияләр дә зур кызыксыну уятты.
Барысы да заманча эшләнгән. Үзеңне кызыксындырган стенд янында экранны ачып өстәмә мәгълүматлар алу мөмкинлеге бар.
Музей эчендә туристлар шактый. Гаиләләре белән килгәннәр дә, төркем-төркем булып йөргәннәр дә бар. Шуларның берничәсенең музейдан алган тәэссоратлары белән кызыксындым.

“Шүлгәнташ тарихи-мәдәни музей комплексы”н ачу тантанасында чыгыш ясап, Радий Хәбиров болай дигән иде:
– Без бу музейны озак һәм җентекләп төзедек. Борынгы ата-бабаларыбызның тарихи, мәдәни мирасы белән һәркем таныша алсын дип тырыштык. Без монда күңел ачу объекты гына төземәдек . Монда– фән, мәдәният, сәнгать һәм тарихның кушылмасы. Һәм теләгебез тормышка ашты. Теләгән һәркем килеп, борынгы иҗат гәүһәрләре белән таныша, тарихи мәгълүматлар туплап рухын баета ала.

Диана Байтурина, Уфадан, сәнгать белгече:
– Бик зур, дөньякүләм әһәмияткә ия музей булдырылган. Яшь экскурсоводларның күп булуына игътибар иттем. Барысы да гади, кызыклы итеп, яшьләрчә креатив аңлаталар. Бик тәэсирләнеп йөрим.

Зәйнулла Чингизов. Баймак районыннан, мәктәп автобусы шоферы:
– Мәктәп балаларын берничә тапкыр экскурсиягә алып килгәнем булды. Музейдан бик тәэсирләнеп, рухланып чыгалар. Әле менә улыма Шүлгән мәгарәсен, музеен күрсәтеп йөрим. Караган саен карыйсы килә.

Раушания Галимҗанова, Әбҗәлил районыннан, мәктәптә пешекче булып эшли:
– Музейны шаккатып, сокланып карыйм. Мавыктыргыч. Без зур тарихлы халык икән дип горурланып йөрим.
Монда килгән барлык туристлар да шундый тәэссоратлар кичергәндер. Минем күңелдә дә шундый уй-тойгылар кайный иде. Бу музей турында сөйләп, язып аңлатып бетерү мөмкин түгел. Аны фәкать үз күзләрең белән күрергә, шунда туган кичерешләр ялкынында дөрләргә кирәк.
Әлбәттә, музейны карап чыккач, аны төзү, ачу тарихы белән кызыксыну туды күңелдә. 2018 елның 9 июлендә нигез салына аңа. Ә 2022 елның 9 июлендә файдалануга тапшырыла.

Башкортстанның күчемсез мәдәни мирас объектларын саклау һәм куллану буенча фәнни-җитештерү үзәге директоры Динар Гайнуллин фикеренчә, бу музей шундый башка музейлардан шул ягы белән аерыла: алар мәгарә һәм рәсемнәрнең күчермәсен генә эшли, ә монда бай экспозиция эшләнгән, шул чор кешесенең тормышы бөртекләп чагылдырылган.

Әйткәндәй...
Шүлгәнташ музеен төзү эчке туризмны үстерү кысаларында башкарылган эшләрнең берсе генә. Ә соңгы биш елда, ягъни 2019-2024 елларда сафка баскан шундый өстенлекле туристик объектлар саны 24кә җиткән. Мисал өчен, Миңнегали Шәйморатов мемориаль комплекс-һәйкәле, Бөре районы Шәмсетдин күлендәге “Миа-терра” глэмпингы, Кырмыскалыдагы “Зәңгәр күл” термокомплексы, Шарандагы “Ялантау”” глэмпингы, Ярмәкәйдәге “Яңа дөнья” глэмпингы, Белорет районындагы “Һава” биләмәсе, “Зөяк” дачалары, Чишмә районы Тәпәреш авылы янындагы “Йола” глэмпингы һ.б.
Башкортстанда туризм тармагы үсештә. Безнең туроператорлар барлыгы 2 мең маршрут оештырган. Халык арасында аеруча “Мәктәп туризмы”, “Башкортстанда озын гомерлелек” программалары бик популяр. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров инициативасы белән 2020 елның октябрендә башланып киткән “Башкортстанда озын гомерлелек” проекты кысаларында өлкәннәр ил буенча гына түгел, Белоруссиягә, Абхазиягә сәяхәт кыла.
Бу исемлек тагы да киңәячәк. Туризмны үстереп, Башкортстанны бар дөньяга киңрәк ачачакбыз.
Рәдис НОГМАНОВ.

Радий Хәбиров: “Монда – фән, мәдәният, тарих кушылмасы”
Радий Хәбиров: “Монда – фән, мәдәният, тарих кушылмасы”
Радий Хәбиров: “Монда – фән, мәдәният, тарих кушылмасы”
Радий Хәбиров: “Монда – фән, мәдәният, тарих кушылмасы”
Радий Хәбиров: “Монда – фән, мәдәният, тарих кушылмасы”
Читайте нас