Барлык яңалыклар

Саулыгым — зур байлыгым!

Балаларга яшьтән үк сәламәт яшәү рәвешен  пропагандалау — һичшиксез, уңай нәтиҗәләргә илтәчәк.

Саулыгым — зур байлыгым!
Саулыгым — зур байлыгым!

Русия Президенты Владимир Путин тарафыннан булдырылган «Демография» илкүләм проектының «Җәмәгать сәламәтлеген ныгыту» федераль проекты кысаларында ачык мәйданда Чакмагыш районы Иске Калмаш авылының модельле китапханәсе китапханәчесе балалар өчен «Сәламәт булу – шәп!» дигән сәламәтлек дәресе үткәрде.

Чара барышында балалар сәламәтлек әһәмияте турында сөйләштеләр, «файдалы» һәм «зарарлы» гадәтләр турында фикер алыштылар, тема буенча мәкальләр һәм әйтемнәр искә төшерделәр. Алар викторинада һәм асфальтта рәсем конкурсында бик теләп катнаштылар. Чара азагында катнашучылар кечкенәдән үк сәламәтлекне сакларга, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга: спорт белән шөгыльләнергә, дөрес тукланырга, көн тәртибен буенча яшәргә, начар гадәтле булмаска, сәламәтлеккә зыян китерә торган гамәлләр кылмаска, дигән нәтиҗәгә килделәр. Катнашучылар җәйге көнгә бик күп уңай хисләр һәм яхшы кәеф алды. 

Фото: Чакмагыш районы хакимияте 

Саулыгым — зур байлыгым!
Саулыгым — зур байлыгым!
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас: