Барлык яңалыклар

“Яңгырга кадәр өлгердек”

Яңгыр астында эшләнә торган эш түгел шул ул.

vk.com/oktyabrsky_district
vk.com/oktyabrsky_district

Уфада Рихард Зорге урамының искергән участогын – Спорт сараеннан Шәфиев урамына кадәрге өлешен – ремонтлау эшләре төгәлләнеп килә.

“Яңгырлар башланганчы өлгердек. Ял көннәрендә подрядчылар әлеге участокның юл өслеген яңарттылар. Хәзер разметка сызасы кала. Әмма халык инде әле үк яңартылган юлдан зур рәхәтлек һәм уңайлылык белән йөри ала”, – дип язган үзенең социаль челтәрләрендә Уфаның Октябрь районы хакимияте башлыгы Сергей Плотников.

Аның әйтүенчә, әлеге участок – башкаланың социаль әһәмияткә ия объектларына, мәктәпләргә, даваханәләргә илтә торган мөһим юл артериясе.

Ләкин ул шактый тузган һәм ремонт таләп иткән булган. Юлны яңарту эшләре ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Хәвефсез һәм сыйфатлы юллар” милли проекты кысаларында башкарылган.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: