Барлык яңалыклар

Урман орлыктан башлана

Агач орлыклары әзерләү дәвам итә.

https://forest.bashkortostan.ru
https://forest.bashkortostan.ru

Башкортстанда 2,5 тонна урман үсемлекләре орлыгы әзерләнгән.

Башкортстанда 2024 ел башыннан 2,5 тонна урман үсемлеге орлыгы әзерләнгән, дип хәбәр итәләр төбәкнең урман хуҗалыгы министрлыгында. Бу эш ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Экология” милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында башкарылган.

2,5 тонна орлыкның күпчелеге, ягъни 2,3 тоннасы ылыслыларныкы – нарат, чыршы һәм карагайныкы. Орлык җыю буенча еллык планны Стәрлетамак һәм Салават урман хуҗалыклары хезмәткәрләре арттырып үтәделәр, диләр ведомствода.

“Быел ким дигәндә 3 тонна орлык әзерләргә кирәк, шуның 320 килограммы нәсел сыйфатлары яхшыртылган булырга тиеш. Орлык әзерләү эше дәвам итә”, – ди министрлыкның урманнардан файдалану һәм аларны тергезү, дәүләт урман реестрын алып бару бүлеге җитәкчесе Альберт Закиров.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: