Барлык яңалыклар

Уфабыз туристларны көтә

Русия Президенты Владимир Путин Указы белән булдырылган «Туризм һәм кунакчыллык индустриясе» милли проекты кысаларында Уфа шәһәренең туристик коды формалаштырылды.

Уфабыз туристларны көтә
Уфабыз туристларны көтә

«Туризм һәм кунакчыллык индустриясе» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында Уфаның туристик коды формалаштырылган. 2023 елда Башкортстан Республикасы башкаласы шәһәр үзәгенең туристик кодын проектлау буенча конкурста җиңүче булды һәм 208,8 млн сум күләмендә федераль субсидия, 4,3 млн сум күләмендә республика ярдәме алды. Шулай ук бюджеттан тыш 498,6 млн сум акча җәлеп ителгән.

— Уфа туристик коды-шәһәр бәйрәмнәре өчен яңа урыннар һәм шул исәптән мөмкинлекләре чикле гражданнар өчен дә уңайлы шәһәр мохите булдыруга юнәлдерелгән. Шәһәрнең тарихи үзәгенә кагылган үзгәрешләр – Ленин урамындагы аллея һәм Салават Юлаев исемендәге мәйдан, Агыйдел елгасы яры,,  Сергей Аксаков исемендәге бакчада булачак. Уфаны яңача ачалар, туристларны җәлеп итү буенча аның мөмкинлекләрен киңәйтәләр, — дип шәрехләде Башкортстан Республикасы эшмәкәрлек һәм туризм министры Зөһрә Гордиенко.

97,2 га мәйданда төп объектлар һәм ял итү урыннары берләштерелгән: туристлык навигациясе, заманча архитектура яктырткычлары, күзәтү мәйданчыклары урнаштырылган, яңа кече архитектура формалары, брендлы люклар барлыкка килгән, ярминкә һәм вакыйгалар зоналары, мобиль сәхнәләр һәм туристлык-мәгълүмат үзәкләре, 16 яктылык инсталляциясе, махсус хезмәтләрне чакыру стойкалары җиһазландырылган санитария зоналары.

Проект нигезендә стереоскоплар урнаштырылган, алар уфалыларга һәм башкала кунакларына урам һәм объектларның борынгы сурәтләрен күрсәтергә мөмкинлек бирә. Алар Совет, Карл Маркс, Коммунистик урамнарында, «Гостиный двор» һәм Салават Юлаев һәйкәле янында урнашкан.

Фото: Башкортстан Республикасы эшкуарлык һәм туризм министрлыгы

Уфабыз туристларны көтә
Уфабыз туристларны көтә
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас: