Барлык яңалыклар

Гаилә — тормыш учагы

Федоровка районында «Гаилә — бөтен кыйммәтләр таҗы» исеме астында матур бәйрәм чарасы үтте.

Гаилә — тормыш учагы
Гаилә — тормыш учагы

Чара Русия Президенты Владимир Путин указы нигезендә барган «Демография» милли проекты кысаларында һәм Гаилә елы уңаеннан үткәрелде.

Район паркындагы чара бик мавыктыргыч булды. Алып баручы катнашучыларны Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык бәйрәменең барлыкка килү тарихы, Петр һәм Феврония турында риваять, борынгы заманнардан Мәхәббәт билгесе булган ромашка символы белән таныштырды. Кызыклы конкурслар, мастер-класслар, призлар һәм истәлекле бүләкләр белән берничә мәйданчык кунакларны сөендерде. Спорт мәйданчыгында  футбол матчы узды, ул бик күп тамашачыларны җыйды.

Халыкка район мәдәният йорты артистлары һәм балалар бию коллективы бик яхшы кәеф бүләк иттеләр. Тантаналы шартларда гаилә тормышы юбилярларын котладылар, аларга истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

Фото: Фёдоровка районы хакимияте

Гаилә — тормыш учагы
Гаилә — тормыш учагы
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас: