Барлык яңалыклар

Агыйделгә «Сәламәтлек поезды» килде

12 июльдә Агыйдел шәһәрендә "Сәламәтлек поезды" акциясе старт алды. Бу эш Русия Президенты Владимир Путин фәрманы белән булдырылган "Сәламәтлек саклау"милли проекты кысаларында оештырылган.

Агыйделгә «Сәламәтлек поезды» килде
Агыйделгә «Сәламәтлек поезды» килде

Күчмә мобиль комплекслар заманча техника , шулай ук иң яхшы табиблар: неврологлар, урологлар, стоматологлар һәм башкалар белән комплектланган. Акция инде 5нче ел уза һәм халык тарафыннан бик хуплана. Проект республика гражданнарының сәламәтлеген ныгытуга, җитди авыруларны беренчел стадияләрдә ачыклауга, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга, шулай ук Башкортстанда яшәүчеләргә хокукый ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән.

 

"Сәламәт республика – сәламәт төбәк" акциясе кысаларында барлык теләүчеләр дә заманча медицина җиһазларында бушлай саулыгын тикшерә ала.

Фото: Агыйдел шәһәре хакимияте

Агыйделгә «Сәламәтлек поезды» килде
Агыйделгә «Сәламәтлек поезды» килде
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас: