Барлык яңалыклар

Дүртөйле районында яңа глэмпинг төзергә ниятлиләр

Дүртөйле районында Русия Президенты Владимир Путин указы белән булдырылган «Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм» милли проекты кысаларында даими уза торган чираттагы «Эшмәкәрлек сәгате»ндә глэмпинг ачу буенча яңа проектны карадылар, фикер алыштылар.

Дүртөйле районында яңа глэмпинг төзергә ниятлиләр
Дүртөйле районында яңа глэмпинг төзергә ниятлиләр

Проектның инициаторы глэмпинг урнашачак җир кишәрлеген сайлаган һәм бизнесны ачу, үстерү буенча мәгълүмати-консультация ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән.

Очрашу барышында структура бүлекчәләре белгечләре проектны гамәлгә ашыру буенча консультация ярдәме күрсәткән аңа.

Глэмпинг — табигатьтәге модульле йортларда ял итүләр көннән-көн популярлаша. Халык та сервислы һәм комфортлы мондый урыннарда ял итүне хуп күрә икән.

Автор: Юлай Низаев

Фото: Дүртөйле районы хакимияте

Дүртөйле районында яңа глэмпинг төзергә ниятлиләр
Дүртөйле районында яңа глэмпинг төзергә ниятлиләр
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас: