Барлык яңалыклар

Караидел районында “Туган якны өйрәнү эшчәнлеген оештыру мәйданчыгы буларак китапханә” семинары узды

Семинар эше Русия Президенты Владимир Путин фәрманы белән нигезендә булдырылган «Мәдәният» милли проекты кысаларынрайон үзәк модельле китапханәсенең конференц залында оештырылды.

Караидел районында “Туган якны өйрәнү эшчәнлеген оештыру мәйданчыгы буларак китапханә” семинары узды
Караидел районында “Туган якны өйрәнү эшчәнлеген оештыру мәйданчыгы буларак китапханә” семинары узды

Чарага туган якны өйрәнүчеләр җәмгыятенең Караидел бүлекчәсе краеведлары, тарих һәм география укытучылары, авыл китапханәчеләре чакырылды. Очрашуда китапханә хезмәткәрләренең мәдәниятне саклау һәм үстерү, тарихны өйрәнү эшендә хезмәттәшлек мәсьәләләре, башкорт язучылары иҗатын популярлаштыруда китапханәнең роле турында фикер алыштылар. 

Районның үзәк китапханәсе директоры Светлана Сәфәрова чыгышы ифрат кызыклы һәм мөһим булды. Район краеведлары җәмгыятенең бүлекчәсе рәисе, Караидел тарих-туган якны өйрәнү музее катнашучыларны туган якны өйрәнү эшчәнлеге белән таныштырды. Краведлар җәмгыятенең проект эшчәнлеге, мәгълүматлар базасы турында Ләйсән Юмагужина сөйләде.

Фото: Караидел муниципаль районы хакимияте

Караидел районында “Туган якны өйрәнү эшчәнлеген оештыру мәйданчыгы буларак китапханә” семинары узды
Караидел районында “Туган якны өйрәнү эшчәнлеген оештыру мәйданчыгы буларак китапханә” семинары узды
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас: