Медицина учреждениесенең яңа бүлекчәсе район үзәк хастаханәсеннән 42 чакрым ераклыкта урнашкан, ул районның 12 торак пунктына хезмәт күрсәтәчәк: барлыгы - 1859 кеше, шуларның 415 - балалар. Бинада гомуми практика һәм педиатр табибы кабинетлары, шулай ук процедура һәм күзәтү кабинетлары урнашкан, алар барысы да заманча җиһазлар белән тәэмин ителгән.
- Урманда җирле халык медицина ярдәмен хәзер урында алачак. Пациентларны диспансеризация узарга чакырабыз, - дип сөйләде Иглин үзәк район хастаханәсе баш табибы Радмир Саубанов.
Фото: БР Сәламәтлек саклау министрлыгы