Барлык яңалыклар

Урамнар ремонт сорый

Башкала урамнары ямьләнә. 

www.bashinform.ru
www.bashinform.ru

Уфада Кольская урамында ремонт эшләре дәвам итә.

Бу урам Октябрь проспекты һәм Русия урамы арасындагы мөһим бәйләүче юл булып тора.

Ул ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Хәвефсез сыйфатлы юллар” милли проекты кысаларында яңартыла.

Башкаланың Октябрь районы хакимияте башлыгы Сергей Плотников үзенең социаль челтәрләрендә хәбәр итүенчә, подрядчылар тиздән бордюрлар урнаштыруны тәмамлаячак, ә аннары асфальт җәюгә керешәчәк.

Ремонт алдыннан май уртасында Кольская урамындагы авария хәлендәге агачларны алдылар. Ремонтның соңгы этабында биредә эре агачлар утыртылачак.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: