Барлык яңалыклар

Борайда яңа ФАП ачылды

Ил Президенты Владимир Путин фәрманы белән булдырылган "Сәламәтлек саклау" милли проектының "Медицинаның беренчел звеносын модернизацияләү" программасы буенча Башкортостанның Борай районы Яңа Елдәк авылында яңа модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылды.

Борайда яңа ФАП ачылды
Борайда яңа ФАП ачылды

Әлеге ФАП Кәмил һәм Сармаш авылларына, гомумән алганда, 300дән артык кешегә хезмәт күрсәтә. Анда пациентларга беренчел медицина-санитария ярдәме күрсәтү өчен кирәкле бөтен нәрсә бар. ФАП барлык заманча стандартларга һәм санитария таләпләренә туры килә. ФАПта бөтен уңайлыклар бар, шул исәптән электр, салкын һәм кайнар су белән тәэмин итү системалары эшли. Бинада фельдшер кабинеты, процедура кабинетлары, медикаментларны саклау урыны, пациентларның чират көтү урыны, санузел урнашкан. Җирле халык шулай ук яңа бинада вакцинация һәм диспансеризация уза ала.

— Мондый уңайлы шартларда эшләве күңелле. Пациентлар еш кына биредә нинди якты һәм уңайлы булуын әйтәләр, — дип сөйләде монда хезмәт куючы акушер Гөлнара Ахунова.

Фото: БР Сәламәтлек саклау министрлыгы

Борайда яңа ФАП ачылды
Борайда яңа ФАП ачылды
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас: