Барлык яңалыклар

Яр буйларын тазарталар

Елга буйлары чүплек оясы булырга тиеш түгел. 

abinskinvest.ru
abinskinvest.ru

14 июньдә Уфада “Русия суы” экологик акциясе үтәчәк.

Акция ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Экология” милли проектының “Уникаль су объектларын саклау” федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә. Ул елга ярларын һәм су объектларының яр буе акваториясен чүп-чардан чистартуга юнәлтелгән.

Башкортстан башкаласында акция “Биатлон” спорт-сәламәтләндерү комплексы янында башланган Сәламәтлек сукмагы буйлап Агыйдел буенда узачак.

“Сәламәтлек сукмагына керү урыныннан якынча 500 метр төньякта урнашкан мәйданчыкта экологик юнәлештәге төрле чаралар, гаилә командалары ярышлары оештырылачак”, – диләр Уфа хакимиятендә.

Барлык катнашучыларны чүп җыю өчен капчыклар һәм перчаткалар белән тәэмин итәчәкләр. Акция 12 сәгатьтә башлана.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: