Барлык яңалыклар

Он сатабыз

Кемнәр ала?

https://bash.news/
https://bash.news/

Башкортстанның он җитештерү предприятиеләре экспортны 2,7 тапкыр арттырган.

Быел алар гыйнвар-май айларында узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 2,7 тапкыр күбрәк он экспортлаган.

Биш ай эчендә төбәк башка илләргә 5,4 мең тонна арыш һәм бодай онын җибәргән. Ә узган ел бу сан 2 мең тоннадан чак артык булган. Онны башлыча элеккеге СССР илләренә экспортлыйлар. Безнең продукцияне Әзербайҗан, Әрмәнстан, Грузия, Казахстан, Төркмәнстан һәм Үзбәкстан сатып алган.

Әйткәндәй, он продукциясе экспорты күләмен арттыру ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Халыкара кооперация һәм экспорт” милли проектының төп максатларының берсе булып тора.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: