Барлык яңалыклар

Авылда табибның заманча офисы ачылган

Хәзер авыл халкына 30 километр ераклыкка йөрергә кирәкми.

Иглин районы Кальтовка авылында гомуми практика табибының заманча офисы ачылды.

Бина ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Сәламәтлек саклау” милли проекты кысаларында төзелгән. Офис әйләнәсендәге территорияне авыл биләмәсе хакимияте муниципалитет белән бергә төзекләндергән.

Яңа модульле бина район үзәгеннән 30 километр ераклыкта урнашкан. Биредә 1237 кешегә, шул исәптән 75 балага медицина ярдәме күрсәтеләчәк.

Гомуми практика табибы офисында пациентларны табиб-терапевт, фельдшер һәм стоматолог кабул итәчәк. Монда диспансерлаштыру, профилактик тикшерү үтәргә һәм даруларга ташламалы рецептлар алырга мөмкин булачак. Заманча җиһазлар белгечләргә төрле авыруларны һәм патологияләрне вакытында ачыкларга мөмкинлек бирәчәк.

График буенча авылга район үзәк дәваханәсе белгечләре киләчәк.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: