Барлык яңалыклар

Кушнаренкода яңа поликлиника төзеләчәк

Кушнаренкодагы поликлиника төзелеше Русия Президенты Владимир Путин указы нигезендә булдырылган «Сәламәтлек саклау» милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

Кушнаренкода яңа поликлиника төзеләчәк
Кушнаренкода яңа поликлиника төзеләчәк

Өч катлы, замана таләпләренә туры килгән медицина учреждениесе 5 мең квадрат метр мәйданны били. Аның беренче катында балалар бүлеге, икенче һәм өченче этажында — зурларны дәвалау бүлекләре. Яңа поликлиника медицина ярдәмен күрсәтүне дә тизләтәчәк. «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы кысаларында поликлиника төзүдә барлык заманча таләпләр исәпкә алынды. Беренчедән, дәваханә күпкә зуррак мәйданлы. Кабинетлар да, холллар да, көтү зоналары да уңайлы. Регистратура да ачык форматта булачак», — ди Кушнаренко районы үзәк дәваханәсенең баш табибы Илдар Бакаев. Яңа поликлиника, һичшиксез, район халкы өчен кирәк, дип билгели баш табиб. Дәваханәне агымдагы елның көзендә кулланышка тапшырырга планлаштыралар.

Чыганак: Башкортстанның Төзелеш һәм архитектура министрлыгы. 

Автор: Юлай Низаев. 

Кушнаренда яңа поликлиника төзеләчәк
Кушнаренда яңа поликлиника төзеләчәк
Читайте нас: