2024 елда Уфа дәүләт технология һәм дизайн колледжы үз базасында “Креатив индустрияләр өчен кадрлар әзерләү үзәге” ачачак.
– 2022 елдан “Профессионалитет” федераль проектында катнашу колледжны тулысынча модернизацияләргә мөмкинлек бирә. Федераль проект ярдәмендә быел республикада өстенлекле тармаклар буенча 14 заманча үзәк эшләячәк. Аларны булдыруга 1,152 миллиард сум федераль акча җәлеп ителде, республика бюджетыннан 617,5 миллион сум бүленде. Үзәкләр саны буенча безнең республика – Русиядә лидер, 1нче урында тора, – ди мәгариф һәм фән министры Илдар Мәүлетбердин.
Яңа уку елында колледжда эш төрләре буенча тугыз яңа зона ачылачак: “Интерьер дизайны”, “Ювелир бизәнү әйберләрен проектлау һәм модельләштерү”, “Моушн-дизайн”, “Реклама продукциясен эшләү һәм булдыру”, “Фотография техникасы һәм технологияләре”, “Видео техникасы һәм технологияләре”, “Веб-дизайн”, “Цифрлы модельер”, “Текстиль дизайны”.
Димәк, студентлар күңелләренә якын юнәлеш буенча шөгыльләнә алачак.
Әйтергә кирәк, бүген урта һөнәри уку йортларында ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Мәгариф” милли проекты кысаларында да заманча мөмкинлекләр булдырыла.