Милли проектлар
13 Май 2024, 19:08

Бу юлдан балалар йөри

Шуңа аның хәвефсез булуы аеруча мөһим.

https://pravitelstvorb.ruhttps://pravitelstvorb.ru
https://pravitelstvorb.ru

Стәрлетамакта Комаров урамындагы юлның иске өслеген алганнар. Эшләр ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Хәвефсез сыйфатлы юллар” милли проекты кысаларында башкарылган.

Юл эшләре 280 метр озынлыктагы участокта алып барыла. Ремонт кысаларында юлчылар асфальт-бетон япманы яңартырга, термопластиктан разметка ясарга планлаштыра. Бу эшләр өчен 10,1 миллион сум акча тотынылачак.

– Бу урамда “Стәрлетамак-Арена” спорт комплексы урнашкан. Анда 2500 урынга исәпләнгән ябык каток һәм 500 урынлык спорт залы урнашкан. Биредә балалар спорт секцияләрендә шөгыльләнәләр. Шуңа әлеге спорт комплексына юлның хәвесез булуын тәэмин итү мөһим, – ди Стәрлетамак хакимиятенең төзелеш бүлеге җитәкчесе Марат Кинҗәбаев.

Юл участогын июль ахырына кадәр норматив хәлгә китерү планлаштырыла.

Әйтергә кирәк, быел Стәрлетамакта “Хәвефсез сыйфатлы юллар” милли проекты кысаларында гомум озынлыгы 7 км булган 12 юл участогын ремонтлау күзаллана.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас