Милли проектлар
13 Май 2024, 19:05

Авылда кемпинг булачак

Хәзерге авыллар шәһәрдән калышмый.

Авылда кемпинг булачакАвылда кемпинг булачак
Авылда кемпинг булачак

Караидел районының Мага авылында быел “Maginsk House” исемле яңа кемпинг барлыкка киләчәк.

Караидел районында “Эшкуарлык сәгатьләре” үткәрелеп килә. Очрашуга килгән эшкуарларның берсе районда кыска вакытлы яшәү урыннары булдыру белән шөгыльләнә. Аның милектә ике җир участогы бар. Ул аларда барнхаус стилендә өч йорт төзергә җыена. Болар – заманча архитектура стилендәге, зур тәрәзәләре һәм зур ишекләре булган йортлар.

Әйтергә кирәк, районда “Эшкуарлык сәгатьләре” ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычларына ярдәм” милли проектын тормышка ашыру максатында үткәрелә. Эшкуарлар ярдәм сорап мөрәҗәгать итәләр, ә муниципалитет аларны бизнес алып бару юлында озата бара.

 

Авылда кемпинг булачак
Авылда кемпинг булачак
Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас