Уфа приборлар төзү берләшмәсе ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Хезмәт җитештерүчәнлеге” милли проектына кушылды.
Предприятие төбәк Хөкүмәте һәм Төбәкнең хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә компетенцияләр үзәге белән милли проектта катнашу турында килешү төзеде. Шулай итеп, ул Башкортстанда әлеге проектның 175нче катнашучысы булды.
– Бүген приборлар төзү берләшмәсе тармакта иң эре предприятие булып тора. Завод җитештерү күләмен арттырып кына калмый, ә фәнни-тикшеренү, шулай ук тәҗрибә-конструкторлык эшләрен дә башкара. “Хезмәт җитештерүчәнлеге” милли проекты ярдәмендә ул үз күрсәткечләрен шактый яхшырта алыр дип ышанам, – диде икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов.
Исегезгә төшерәбез: “Хезмәт җитештерүчәнлеге” милли проектында икътисадның төп чимал булмаган тармакларына (эшкәртү производствосы; төзелеш; транспорт һәм саклау; авыл, урман хуҗалыгы, аучылык, балыкчылык һәм сәүдә) караган һәм еллык кереме 400 миллион сумнан булган компанияләр катнаша ала. Ә 2024 елдан кереме 180 миллион сумнан булган туристик компанияләр дә аңа кушылу хокукы алды.