2024 ел башында ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Сәламәтлек саклау” милли проектының “Төбәкнең беренчел звеносын модернизацияләү” программасы буенча Кырмыскалы үзәк район дәваханәсенә ике яңа оптик кольпоскоп кайтарылган.
Әлеге программаның максаты – медицина ярдәме күрсәтүне мөмкин кадәр арттыру.
Билгеле булганча, кольпоскоп гинекологиядә кулланыла. Хастаханәгә кайтарылган корылма заманча оптика белән җиһазландырылган. Ул тукыма структурасының җентекле күләмле рәсемен күрсәтә ала һәм патологияләрне ачыкларга ярдәм итә.
– Яңа кольпоскоплар ярдәмендә 86 пациент тикшерү үтте. Табибларыбызның һөнәри осталыгы һәм корылмаларның югары төгәллеккә ия булуы ярдәмендә биш пациентта яман шеш авырулары ачыкланды. Хәзерге вакытта алар дәвалану үтә, – ди район дәваханәсенең хатын-кызлар консультациясе мөдире, акушер-гинеколог Винерита Саяпова.