Барлык яңалыклар
Милли проектлар
11 апрель , 09:21

Уртак максат берләштерә

Авыл командалары ярышты.

Тәтешле районының Югары Тәтешле авылында авыл биләмәләре командалары арасында волейбол буенча ярышлар үтте. Аларда 9 команда катнашты.

 Уеннар бик эмоциональ һәм җанлы үтте. Җиңүчеләр һәм призерлар дипломнар һәм истәлекле призлар белән бүләкләнделәр. Ярышлар бик күп уңай тәэсирләр калдырды.

“Мондый ярышларда катнашу безнең өчен бик күңелле, бу энергия бирә һәм коллективларның бердәмлеген арттыра. Авылда мондый ярышлар уздырылуы белән горурланабыз”, – диләр Югары Тәтешле авыл биләмәсенең хатын-кызлар җыелма командасы уенчылары.

Уеннар ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Демография” милли проекты кысаларында оештырылды. Ярышларның максаты волейболны массакүләм спорт төре буларак популярлаштыру, спорт осталыгын арттыру, көчле командаларны ачыклау, сәламәт яшәү рәвешен һәм актив тормыш позициясен формалаштыру булды. 

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: