Барлык яңалыклар

Гаилә – бәхет утравы

Сыйрышбаш мәдәният йортында бәйрәм концерты узды.

Чакмагыш районы Сыйрышбаш авылы мәдәният йортында “Гаилә – бәхет утравы” дигән бәйрәм концерты узды.

Концертта Тозлыкуш модельле мәдәният йорты, Каразирәк һәм Сыйрышбаш авыллары мәдәният йортлары иҗат коллективлары һәм солистлары башкаруында бик күп җанлы җырлар һәм дәртле биюләр тәкъдим ителде.

Тамаша залы язгы кәеф мохите, тамашачыларның елмаюы һәм шатлыгы белән тулы иде.

Гаилә – җәмгыятьнең нигезе. Нәкъ менә гаилә, ата-аналарны хөрмәт итү, мәхәббәт, балалар турында кайгырту безгә барыбызга да яклану хисе, үсеш, һөнәри эшчәнлектә, хезмәттә һәм иҗтимагый тормышта уңышларга ирешү теләге бирә, ди оештыручылар.

Әйткәндәй, әлеге концерт ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Мәдәният” милли проекты кысаларында оештырылды.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: