Барлык яңалыклар

Халык ихтыяҗларын уйлап

Кыйгы районы Тугызлы авылында яңа модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылды, дип хәбәр иттеләр Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгында. Сәламәтлек саклау министрлыгында ассызыклаганча, үзәк район хастаханәсеннән 17 километр ераклыкта урнашкан бу авылда яңа ФАП барлыкка килү «Сәламәтлек саклау» милли проектының беренчел сәламәтлек саклау звеносын модернизацияләү буенча төбәк программасын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә мөмкин булды.

Программаның төп максаты –  барлык төркем халыкның  ихтыяҗларыннан чыгып, яшәү, уку яки эш урыны янында медицина ярдәме күрсәтүне оештыру.

Модульле ФАПның мәйданы - 93,5 квадрат метр. Анда фельдшер кабинеты, күзәтү, процедура, пациентлар өчен көтү урыны, санузел, персонал өчен бүлмәләр, медикаментлар  һәм юу-җыештыру кирәк-яракларын саклау бүлмәләре урнашкан. Бинага барлык кирәкле коммуникацияләр кертелгән, интернет бар. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: