Барлык яңалыклар

Очрашулар башлана гына әле

Җанлы аралашуга ни җитә!

https://pravitelstvorb.ru
https://pravitelstvorb.ru

Башкортстанда “Минем бизнес” үзәгенең мобиль офисы быел беренче тапкыр урыннарда очрашу үткәрде.

“Минем бизнес” үзәге вәкилләре Бөрҗән районы эшкуарлары белән очрашты. Чара ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү” милли проекты кысаларында гамәлгә ашырылды.

Күчмә чарада 20дән артык кече һәм урта эшкуарлык субъектлары, үзмәшгульләр, шулай ук бизнеска ярдәм инфраструктурасы, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге, Төбәк лизинг компаниясе һәм Бөрҗән районы хакимияте вәкилләре катнашты.

– “Минем бизнес” үзәгенең муниципалитетларга чыгуы халыкка бизнесны үстерү мөмкинлекләре турында мәгълүмат бирүдә мөһим роль уйный һәм җанлы аралашу мөмкинлеге бирә. Бу эшкуарларның проблемаларын һәм ихтыяҗларын яхшырак аңларга һәм бизнеска ярдәм итүнең нәтиҗәлерәк стратегияләрен эшләргә мөмкинлек бирә. Агымдагы елда республиканың 41 муниципаль берәмлегендә 20 күчмә консультация планлаштырылган, – дип аңлатма бирде республиканың эшкуарлык һәм туризм министры Рөстәм Афзалов.

Мобиль офисның чираттагы очрашуы 2024 елның 15 мартында Языково авылында узачак.

 

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: