Барлык яңалыклар

Автопарк яңарып тора

5 ел эчендә 1388 автобус кайтарылган.

https://pravitelstvorb.ru
https://pravitelstvorb.ru

Башкортстанда 5 ел эчендә “Башавтотранс” дәүләт ташучысының автопаркы кече, урта һәм зур класстагы 1388 автобуска яңартылган.

Шул исәптән зур класстагы 85 автобус ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Хәвефсез сыйфатлы юллар” милли проекты кысаларында сатып алынган. Алар Уфаның 75нче һәм 226нчы маршрутлары буенча хезмәт күрсәтүгә җибәрелгән. Бу максатларга 9,8 млрд сумнан артык акча юнәлтелгән.

– Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров кушуы буенча без төрле федераль программаларда катнашабыз. Мәсәлән, 2023 елда кече шәһәрләр һәм авыл территорияләре өчен җәмәгать транспортын яңарту максатында махсус казна кредитлары хисабына 250 автобус сатып алынды, – ди республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Клебанов.

Башкортстан пассажир транспортын яңартуны дәвам итәчәк. Мәсәлән, 2024 елда милли иминлек фонды акчасына 200 автобус сатып алу планлаштырыла. Шулай ук быел туристик типтагы 30 автобус сатып алырга ният итәләр.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: