Барлык яңалыклар
Милли проектлар
29 февраль , 15:32

Яңа милли проект булдырыла

Бу хакта Президент хәбәр итте.

Бүген, 29 февральдә, Русия президенты Владимир Путин Федераль Җыелышка Юллама белән мөрәҗәгать итте.

Быелгы Юллама тәү чиратта кешеләрнең көндәлек проблемаларын хәл итүгә юнәлтелде. Путин гаиләләргә, бигрәк тә балалы гаиләләргә ярдәм итү кирәклеген ассызыклады.

Гаиләләрдә балалар күбрәк тусын иде дигән фикерен җиткерде ул. Әлеге мәсьәләне хәл итү максатында илдә яңа милли проект булдырыла. Ул “Гаилә” дип атала.

“Ил төбәкләре балалы гаиләләргә ярдәм итү буенча үз чараларын гамәлгә ашыра. Балалар туу күрсәткече ил буенча уртачадан түбән булган төбәкләргә ярдәм кулы сузарга тәкъдим итәм. Мондый төбәкләргә 2030 елга кадәр ким дигәндә 75 миллиард сум юнәлтәчәкбез”, – диде Президент.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: