Барлык яңалыклар
Милли проектлар
22 февраль , 11:48

Спорт берләштерә

Әмма һәр уенның җиңүчесе була.

Мәчетле районы Сабанак авылы спорт залында Кошсо ыруы съездына багышланган волейбол буенча ачык турнир үтте.

Турнирда Мәчетле һәм Кыйгы районы спортчылары катнашты.

Уен нәтиҗәләре буенча Большеустьикинское авылының Башкорт гимназиясе командасы беренче урынны яулады. Икенче баскычта – сабанаклылар. Өченче урынга Кыйгы районы Иске Мөхәммәт авылы командасы ия булды.

Җиңүче командалар кубоклар һәм медальләр белән бүләкләнде.

Мондый чараларда катнашу ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Демография” милли проектының бурычларына җавап бирә, ди оештыручылар.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: