Башкортстан урманчылары көздән башлап агач күркәләре җыю белән мәшгуль. Ул гадәттә февраль ахырында, көннәр җылыта башлаганчы башкарыла.
Урман хуҗалыгы белгечләре әйтүенчә, орлык әзерләү – урманнарны тергезү эшенең мөһим өлеше. Ул ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Экология” милли проекты кысаларында оештырыла.
2023 елда республиканың урман тармагы хезмәткәрләре 5 тоннадан артык орлык әзерләгән. Алар барысы да урман утыртуда кулланылачак. Язын орлыкларны питомникларга чәчәчәкләр. Ә инде ике елдан үсентеләрне булачак урман урыннарына күчереп утыртачаклар.
– Агымдагы елда 3,1 тонна орлык әзерләргә җыенабыз. Аларның 320 килограммының нәсел сыйфатлары яхшыртылган булачак, – ди Башкортстанның урман хуҗалыгы министрлыгының бүлек җитәкчесе Альберт Закиров.