Республиканың “Хезмәт җитештерүчәнлеге” милли проектында катнашучы предприятиеләр җитәкчеләре идарә кадрлары әзерләү программасына гариза бирә ала.
– “Җитештерүчәнлек лидерлары” программасы өстенлекләренең берсе – алынган белемнәрне гамәлдә куллануга юнәлтелгән булуы. Катнашучыларга реаль проектлар өстендә эшләү мөмкинлеге бирелә. Алар алган белемнәрен көндәлек эшчәнлекләрендә куллана, – ди республиканың икътисади үсеш министры урынбасары Айрат Фәхретдинов.
“Җитештерүчәнлек лидерлары” – ул ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Хезмәт җитештерүчәнлеге” милли проекты кысаларында бизнеска ярдәм итү юлы.