Барлык яңалыклар
Милли проектлар
26 гыйнвар , 09:31

Бу чир хатын-кызларда еш очрый

Аны вакытында ачыклау мөһим.

Бу чир хатын-кызларда еш очрый
Бу чир хатын-кызларда еш очрый

Дөнья буенча, кызганычка, сөт бизләре яман шеше хатын-кызларда шактый еш очрый, диләр табиблар. Маммография бу чирне вакытында ачыклау мөмкинлеге бирә. Шуңа даими рәвештә профилактик күзәтү үтеп торырга кирәк.

Узган ел Благовар районы Языково үзәк дәваханәсендә ике меңнән күбрәк хатын-кыз заманча маммограф ярдәмендә тикшерү үткән. Бу эш ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Сәламәтлек” милли проекты кысаларында алып барылган.

– Дәваханәгә 8 меңнән күбрәк хатын-кыз карый. Заманча маммограф пациентлар өчен хәвефсез. 2023 елда тикшерүләр үткәргән вакытта ун кешедә сөт бизләре яман шеше ачыкланды, – ди баш табиб Алмаз Заһидуллин.

Маммография 40 яшьне үткән гүзәл затлар өчен мәҗбүри тикшеренү булып тора. Аны диспансеризация кысаларында үткәрәләр.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: