Барлык яңалыклар
Милли проектлар
17 гыйнвар , 14:46

Яшәгән урыныбыз матур булсын

Безгә монда яшисе. 

https://www.bashinform.ru
https://www.bashinform.ru

“Уңайлы шәһәр мохите” милли проекты биш ел буена эшләп килә. Шушы чорда Башкортстанда 683 җәмәгать территориясе төзекләндерелгән. Бу максатлар өчен федераль бюджеттан 6,5 миллиард сум акча җәлеп ителгән.

Җәмәгать фикер алышулары үткәрү проектларның уңышлы тормышка ашуына ярдәм итә. Соңгы өч елда электрон төрдә тавыш бирү киң кулланыла.

“Төзекләндерү өчен территорияләр сайлауда тавыш бирүчеләр саны буенча Башкортстан лидерларның берсе булып тора. Моны федераль дәрәҗәдә билгелиләр”, – ди республиканың торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирина Голованова.

Ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән әлеге милли проект кысаларында быел тагын 123 территорияне төзекләндерергә җыеналар. Эшләрнең гомум суммасы 1,2 миллиард сумга басачак.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: