+3 °С
Болытлы
Узган ел Башкортстанда бөртекле-кузаклы һәм мал азыгы культуралары орлыкларын сату күләме өч тапкырга диярлек арткан.
Республиканың агросәнәгать хуҗалыклары Европа һәм Таможня союзы илләренә 3870,1 тонна орлык озаткан. Продукциянең күбесе Әрманстанга, Белоруссиягә, Германиягә, Казахстанга һәм Кыргызстанга җибәрелгән.
Әлеге эшләр ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Халыкара кооперация һәм экспорт” милли проекты кысаларында тормышка ашырылган.