Барлык яңалыклар
Милли проектлар
17 гыйнвар , 09:42

Аларга өй җылысы да кирәк

Өлкәннәр ярдәмгә мохтаҗ. 

https://vk.com
https://vk.com

Башкортстан хөкүмәте утырышында өлкәннәр һәм инвалидларны озайлы карау системасын кертү мәсьәләсе буенча сөйләштеләр.

– Былтыр августта без Русия Хезмәт министрлыгы белән озайлы карау системасын төзү буенча пилот проектны федераль бюджет исәбеннән башкару турында килештек. Аңа кадәр өлкәннәр һәм инвалидларны өйләрендә озайлы карауга өстәмә хезмәтләр республика бюджетыннан гына күрсәтелә иде, – диде премьер-министр Андрей Назаров.

Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова әйтүенчә, өйләрендә озайлы ярдәмгә мохтаҗларны ачыклау системасы булдырылган, персонал укытылган. Октябрь-декабрь айларында 800 кешегә озайлы хәстәрлек күрсәтелгән. Нәтиҗәдә 500 эш урыны барлыкка килгән, шул исәптән өлкәннәрнең 185 туганы эшкә урнашкан.

Өйләрендә озайлы ярдәм күрсәтү системасы ил җитәкчесе Владимир Путин тарафынанн билгеләнгән “Демография” милли проекты кысаларында тормышка ашырыла.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: